Министерство строительства, архитектуры и жилищно-коммунального хозяйства Республики Татарстан (далее - Министерство) сообщает: по оперативным данным Государственной инспекции труда в РТ в первом полугодии 2021 года в строительной отрасли республики произошло 9 несчастных случаев (со смертельным исходом – 4 случая, с тяжелым исходом – 5 случаев).
Следует отметить, что в 2021 году из общего количества несчастных случаев 5 (56 %) произошли в результате падения с высоты.
В связи с вышеизложенным Министерство просит усилить контроль за соблюдением работниками требований Правил по охране труда при работе на высоте, а также обеспечить проведение внепланового инструктажа по охране труда в строительных организациях с ознакомлением работников с имеющимися опасными или вредными производственными факторами, изучением требований охраны труда, содержащихся в Правилах по охране труда при работе на высоте, локальных нормативных актах организации, инструкциях по охране труда, технической, эксплуатационной документации, а также применение безопасных методов и приемов выполнения работ.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы хәбәр итә: Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенең оператив мәгълүматларына караганда, 2021 елның беренче яртыеллыгында республиканың төзелеш тармагында 9 бәхетсезлек очрагы булган (үлем белән тәмамланган – 4 очрак, авыр нәтиҗә белән – 5 очрак).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: 2021 елда бәхетсезлек очракларының 5се (56 %) биеклектән егылу нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Югарыда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Министрлык хезмәткәрләрнең биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау кагыйдәләре таләпләрен үтәүне контрольдә тотуны көчәйтергә куша, шулай ук төзелеш оешмаларында хезмәтне саклау буенча планнан тыш инструктаж үткәрүне, куркыныч яки зарарлы җитештерү факторлары белән хезмәткәрләрне таныштыруны, биеклектә эшләгәндә хезмәтне саклау кагыйдәләрендә, оешманың норматив актларында, хезмәтне саклау буенча инструкцияләрдә, техник, эксплуатация документларында булган хезмәтне саклау кагыйдәләрен өйрәнүне, шулай ук эшләрне башкаруның куркынычсыз алымнарын куллануны тәэмин итүне сорый.